2014 елның 24 апрелендә Кама Тамагы урта мәктәбе спорт залында һәм “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында В.М.Гурьянов хәтеренә багышланган волейбол буенча район турниры ачылды.
Ярышларда безнең районның 7 командасы катнашты: “Укытучылар”, “МЧС” командасы, Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе командасы, Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбе командасы, “Молодежь” командасы, “Ветераннар” һәм Тәмте авылы командасы. Шулай ук турнирга Йошкар Ола һәм Югары Ослан командалары чакырылды. Алар тренер Владимир Михайлович Гурьяновны яхшы белә торган булганнар һәм чакыруга шатлык белән җавап бирделәр.
Командалар 2 группага бүленде. Һәрбер группадан уенның икенче раундына икешәр команда чыкты. Шулай итеп, беренче группадан икенче раундка “Молодежь” һәм Йошкар Ола командалары чыкты. Икенче группадан – “МЧС” һәм Югары Ослан командалары.
Беренче ярты финалда Югары Ослан һәм Йошкар Ола камандалары очрашты. 2:0 саны белән Югары Ослан командасы җиңде. Икенче ярты финалда “МЧС” командасы 2:0 саны белән “Молодежь” командасын җиңде.
Өченче урын өчен матчында “Молодежь” командасы 2:1 саны белән Йошкар Ола командасын җиңде. Ә беренче урын өчен матчында кискен көрәштә Югары Ослан командасы җиңде. “МЧС” командасы икенче урын белән канәгатьләнде.
Турнир нәтиҗәсендә команда-призерлар кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Катнашучыларга да, оештыручыларга да әлеге турнир бик ошады. Алар шундый турнирны икенче елга оештырырга һәм күрше районнардан җерничә команданы чакырырга теләкләрен белдерделәр.