Опека һәм тәрбиячелек сораулары буенча семинар

2014 елның 26 апреле, шимбә

Семинар Казан шәһәре Киров районының балалар йорты дәүләт бюджет оешамсында “Балаларны үзләренә алып тәрбияләргә теләүче һәм балаларны кабул иткән гражданнарга ярдәм итү консультатив төркемнәрен оештыру, опекага алынганнарны тәрбияләү һәм үстерү” темасы буенча семинар булды. Безнең районнан әлеге чарада тәрбиягә  алучы ана Сәбирҗанова Резеда Солтан кызы һәм Кама Тамагы Мр Башкарма комитетының опека һәм тәрбиячелек булеге мөдире Идрисова Дамирә Раһимҗан кызы катнашты.

Семинар кысаларында ата-анасыз калган балалар оешмаларының эше, аларны гаиләгә урнаштыру формаларын үстерү турында, ата-аналарны алыштыручы кандидатларны әзерләү программасын тормышка ашу, балаларны урнаштыру аспекты проблемалары турында актуаль сораулар күтәрелде.

Семинарда шулай ук барысында дулкынландырган тема яңгырады – икенче ятимлекнең профилактикасы, ягьни , тәрбиягә  алучы ата-аналар белән килешүне таркату, балаларны дәүләт оешмаларга кире кайтару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International