Тәмте авылы мәдәният йортында ветераннар арасында башкаручылары “Балкыш” фестиваленең сайлап алу туры

2014 елның 26 апреле, шимбә

2014 елның 25 апрелендә Кама Тамагы МР Тәмте авылы мәдәният йортында ветераннар арасында башкаручылары “Балкыш” фестиваленең сайлап алу туры үтте. Фестивальнең максаты – патриотизм, Бөек Ватан сугышы, халык  җиңүче, Ватан, туган якка карата мәхәббәт, халыкның бөек дуслыгы темаларына багышланган җырлар мираслыгын саклап тоту, ТР ветераннарның халык иҗатын популярлаштыру.

Фестивальдә катнашу өчен пенсия яшенә җиткән үзешчән башкаручылар кертелә. Вокал, вокал-инструменталь, ансамбль һәм хор коллективлары яшь төркеме коллектив катнашучыларның урта яше буенча билгеләнә.

Фестивальдә Осинники, Красновидово, Кече Салтык, Кече Мәрәтхуҗа авыл мәдәният йортлары  катнашты. Жюри сайлавы нәтиҗәләре буенча сайлау турын “Сударушка” вокал ансамбле (Осинники авыл мәдәният йорты), “Оберег”  вокал ансамбле (Красновидово  авыл мәдәният йорты), Гобәйдуллина Суфия (Кече Мәрәтхуҗа авыл мәдәният йорты), соло башкаручылар Карпов Владимир һәм Пьянова Людмила, художество сүзе – Колесова Вера (Тәмте авылы) үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International