“Туфан бар Туфан” – шундый исем астында драматург, язучы, иҗтимагый эшлеклесе, безнең якташыбызТуфан Миннуллин турында фильм төшерелде. 2014 елның 24 апрелендә Казан шәһәренең “Мир” кинотеатрында шушы фильмның премьералы күрсәтмәсе булды. Кама Тамагы МР делегациясе (9 кеше составында - татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Кама Тамагы Туфан Миннуллин исемендәге музей мөдире, якташ-авылдашлар) әлеге чарада булдылар.
Кинорежиссер, ТР кинематогрофлар берләшмәсе Рәисе Илдар Матуров, сценарий авторы, халык язучысы Рәзил Вәлиев фильмны төшерүдә һәм башкаруда катнашып булышканнарга рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Ул санга Кама Тамагы район Администрациясе һәм Туфан Миннуллин мүзее да керә.