2014 елның 24 апрелендә Тәмте урта гомуми белем мәктәбендә Европа иммунизация атнасы чикләрендә 1-4 сыйныфлар өчен “Сәләмәт булыгыз!” сәләмәтлек дәресе үткәрелде. Дәрес үз вакытында иммунизация һәм вакцинация сорауларына багышланды.
Дәрестә актив катнашучылары башлангыч мәктәп укучылары булдылар. Югары сыйныф укучылары “Мөстәкыйль балалар”, “Үз-үзеңә ышан!” наркотикларга каршы тору республика проекты катнашучылары белән агитбригада чыгышын һәм сәхнәләштергән әкият әзерләделәр. Безнең махсус корреспондент Семенова К. Медсестра Н.А.Сапуновадан интервью алды. Ул вакцинация файдасы, өр-яңа препаратлар турында сөйләде. Башлангыч мәктәп укучылары аңа сораулар бирделәр, “Саулык агачы” интерактив уенында катнаштылар. Дәрес ахырында күңелле физзарядка булды.