Кирельский авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре Кирельский авылы мәдәният йорты һәм китапханә эшчеләре белән бергә “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.
Көн агымында алар 23 сирень куаклыгын утырттылар. Сирень тикмәгә генә сайланмады, ул бит һаваны авыру тудыручы микроблардан һәм агулы газлардан чистарта, салкын тию авыруларына каршы тора. Сиреньнең яфраклары, чәчәкләре һәм тамырлары халык медицинасында киң кулланыла