“Россия патриотларын үстерәбез” Бөтенроссия бәйгесе республика этабы кысаларында “Кама Тамагы МР Куйбышев исемендәге Затон штп. кадетлар интернат-мәктәбе” педагог-оештыручысы Т.А.Компаненко “Ватанга хезмәт итәм” бәйгесендә катнашты һәм “Герой батырлыклары мәңге халык йөрәгендә” номинациясендә II дәрәҗә Дипломына лаек булды.
Бәйгедә ТР 69 уку йортыннан 100-дән артык конкурсант катнашты. Бәйге оштыручылары: Казан шәһәре Идел ягы районының №78 урта гомуми белем мәктәбе, ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, Казан шәһәрен Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Казан шәһәре Вахитов һәм Идел ягы районнарының мәгариф бүлекләре, хәрби һәм хәрби хезмәт итү республика ветераннар комитеты, ТР Диңгез җыелышы.
Жюри составы: ТР Хәрби хезмәт итү һәм сугыш ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешма комитеты рәисе, генерал-майор Юлашев Әхәт Гайнулла улы; ТР Хәрби хезмәт итү һәм сугыш ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешма комитетының рәис урынбасары, отставкада полковник Гревцов Борис Василий улы.
“Кама Тамагы МР Куйбышев исемендәге Затон штп. кадетлар интернат-мәктәбе” укучыларның хәрби-патриотик тәрбияләү эше ТР буенча иң яхшыларның берсе”,- дип билгеләде Борис Василий улы.