Без - Тукай шәкертләре

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Иске Казиле авыл җирлегенең Каратал авылы китапханәсендә  "Без-Тукай шәкертләре" дип исемләнгән кичә уздырылды. Тукай бәйрәменә китапхәнә матур итеп бизәлде, “Габдулла Тукай –сүнмәс йолдыз” дигән китап күргәзмәсе ясалды.  Сөекле шагыйребез Г.Тукайның 128 еллыгына багышлап уздырылыган әлеге кичәдә шагыйрьнең шигырьләре сөйләнде,  әкиятләре сәхнәләштерелде.  Китапханәгә йөрүче балалар кызыклы сорауларга җавап биреп, үзләренең Тукай иҗаты белән яхшы таныш булуларын күрсәттеләр, Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Бәйрәмгә килгән балалар берсе дә буш кул белән китмәде. Алар бу бәйрәмнән барысы да канәгать калды. Китапханәдә тагын очрашабыз дип,  бәйрәмне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыручы китапханәче Дамирә апаларына рәхмәтләр әйтеп таралдылар.

 

                                                             Каратал авылы китапханә мөдире Дамирә Сөләйманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International