Кама Тамагы МР Башлыгы Каматамагылыларны 1 Май бәйрәме белән котлады

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

                                                              Хөрмәтле Каматамагылылар!

Яз һәм хезмәт бөйрәме уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез.

Халык традициясендә яз һәм хезмәт аерылгысыз төшенчәләр. Барлык буыннар өчен Беренче Май – эш вакыты гына түгел, яз килү һәм табигатьнең яңаруы да. Нәкъ менә шушы көннәрдә дөнья якты хисләр, яңа планнар белән тула. Без киләчәккә ышанычлырак карый башлыйбыз. Тынычлык һәм хезмәт – гаилә һәм җәмгыятьнең нигезе, ә май – күңелләребездә яңа өметләр уята.

Ышаныч белән шуны әйтә алам, без үз хезмәтебез белән районыбызның чәчәк атуына ирешә, һәркемнең хезмәте һәм осталыгы таләп ителгән шартлар тудыра алабыз. Без ветераннарыбызның хезмәт каәанышлары белән горурланабыз һәм безнең бурыч – аларга игътибарлы булу һәм хезмәт күрсәтү. Яшьләрнең  дә киләчәге якты, алар һөнәр үзләштереп, заман белән бергә атлыйлар.

Кадерле якташлар! Сезгә ный сәләмәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге, изге максатларга омтылыш телим.

 

Кама Тамагы муниципаль                                                                                                                                                       район башлыгы                                                                                                         З.Г.Гарәфиев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International