Кама Тамагы штп. район мәдәният йортында 1 май бәйрәменә багышланган концерт

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
2014 елның 20 апрелендә Кама Тамагы штп. район мәдәният йортында 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган концерт узды.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы  Зөфәр Гарәфиев исеменнән концерт алып баручылары барлык тамашачыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар.
Бәйрәм концертында "Рафаэлло" хореографик төркеме, Мухаммадуллина Эльвина, "Тау ягы" фольклор коллективы, Ирек Зарипов, Марат Хабибуллин, Светлана Курчаева, Гөлнар Фәхретдинова, Александр Шалаев катнаштылар.
Традиция буенча, тамашачылар залында бәхетле урыннар уйнаттылар. Дүрт кеше Яз һәм Хезмәт бәйрәме хөрмәтенә призлар оттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International