Әлифба, син барлык фәннең
Тәүге баскычы.
Син кадерле туган телнең
Алтын ачкычы.
Бүген зур бәйрәм. 1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашырга җыелды. Әлифба бәйрәме кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, ярдәмчел булырга өйрәнде.
Укучыларга әлифбадан хәрефләрне укырга һәм язарга өйрәтүче татар теле укытучыларына: Закирова С.И., Мөхәмәдиева Ч.Р., Шакирова Л.И. зур рәхмәт әйтәсе килә.
Бәйрәм котлы булсын!
Язлар, язлар булмас ташкыннарсыз,
Ямьле булмас җәйләр тургайсыз...
Алга үсә хәзер татар теле,
Яшәгән юк безнең Тукайсыз!
Фатыйма Нуретдинова
25 нче апрельдә, мәктәбебездә сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Язлар җиткәч, Тукай кайта” исемле әдәби кичә үткәрелде. Бу кичәдә 4, 5 нче сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Укучыларыбыз Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, укытучы Шәфигуллина Ф.Н. укучылар белән викторина үткәрде, кызыклы уеннар оештырды. Китапханә хезмәткәрләре Г.Тукайга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырдылар. Әдәби кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.