2014 елның 4 маенда Җиңү көне бәйрәме алдыннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Сәрдәр Абзал улының хәлләрен белештеләр.
Кунакка килгәндә Абзал улы бакчада саф һава белән сулап тора иде, ә балалары һәм оныклары бакчаны җыештырып яталар иде. Мәдәният хезмәткәрләре Сәрдәр абыйның хәлләрен белештеләр, Кама Тамагы МР Башкарма комитеты культура бүлегеннән ярдәм кирәкми микән дип кызыксындылар, 9 май - Җиңү көненә багышланган бәйрәмгә чакырдылар, озын гөмер һәм саулык-сәламәтлек теләп калдылар.
Ветеран кунакларны җылы кабул итте, саубуллашу вакыты җиткәч, оныкчылары белән бергә мәдәният йорты каршысындагы паркта фотографиягә төште