Тәмте урта гомуми белем мәктәбендә “Парламент дәресләре -2014”

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Кама Тамагы МР Тәмте урта гомуми белем мәктәбендә 1-11 сыйныф укучылары арасында “Без – бергә!” девизы астында “Парламент дәресләре - 2014”үтте. Дәреснең темасы – Кырым һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе составына кушылуы.

Мәктәпнең тарих укытучылары М.В.Кудрявцева һәм М.П.Осташкова белән “Кырым һәм Севастополь. Тарихи заманнар” темасына багышланган тарих дәресе үткәрелде. Кама Тамагы районы прокуроры Ф.Р. Шәйхаттаров мәктәп укучыларына Украина хәле, россияннарның гражданлык позициясе турында сөйләде. Парламент дәресендә шулай ук Тәмте авыл җирлеге башлыгы А.В.Степанов булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International