Кама Тамагы муниципаль районында ТР Хезмәт, эшле булу һәм иҗтимагый яклау Министрлыгы белгечләре белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына иҗтимагый паспортлар тутыру эше бара.
Бу чара 1941-1945 елларнын Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан үткәрелә. Документ иҗтимагый ярдәм итү һәм инвалидлык алганнары, ветеранга иҗтимагый көнкүреш хезмәт күрсәтү турында мәгълүматны күрсәтә һәм нинди дәрәҗәдә, ни өчен аңа ярдәм кирәклегенә бәя куерга мөмкинлек бирә.
Иҗтимагый паспортлар тутыру санына “Ветераннар турында” ФЗ кертелгән категорияләр, концлагерьләрнең балигъ булмаган тоткыннары, вафат булган инвалидларның тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы катнашучылары, тыл эшчәннәре керә. Паспортлар төзү эшендә иҗтимагый яклау службасы хезмәткәрләре катнаша. Хәзерге вакытта 167 кешегә паспорт ясалган.
Фоторәсемдә иҗтимагый служба хезмәткәре Чубина Мария тыл эшчесе Н.В.Козловага иҗтимагый паспорт тутыра.