2014 елның апрель аенда бертөркем кунаклар Туфан ага Миңнуллинның гаиләсенә чираттагы өй кичәсенә җыелды. Бу юлы кунакка Кама Тамагы районыннан Туфан аганың якташлары килде. Алар арасында район җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин, районыбызның имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, Олы Салтык авылы җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов, шул авылның мәдәният йорты директоры Әмир Мифтахов, авылдашлары Вәлиев Исфат ага, Хәмит Рафиков, Туфан аганың күптәнге дусты, Тәтеш шәһәреннән, Чүпрәле районының Мөнчәли авылы егете Ирфан Измайлов, районыбызда эшләп килүче Туфан Миңнуллин музее җитәкчесе Рәсимә Нәҗмиева булдылар.
Арабызда Туфан аганың булмавы нык сиздерә. Аның үткен каләме, туры сүзе, ялкынлы чыгышлары җитми. Килгән кунаклар бик теләп Туфан ага белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. Чәй табыны артында барган 2 сәгатьлек бу җылы очрашу сизелмичә үтеп китте.
Кичә традиция буенча, Г.Тукайның «Туган тел»ен җырлап һәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Туфановна килгән кунакларга әтисенең «Тормышым-булмышым» дигән китабын бүләк итеп бирде.