Кама Тамагы районында Георгий тасмасын кайсы җирдә алып була?

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
2014 елның 9 маенда Кама Тамагы штп. халыкара , юбилейлы, саны буенча унынчы "Георгий тасмасы" акциясе үткәреләчәк. Район үзәге урамнарында волонтерлар район яшәүчеләренә, тантаналы митинг катнашучыларына тасмалар таратып Җиңү көне белән котлыячаклар.

Георгий тасмасы”ның беренче акциясе безнең илдә 2005 елда үткәрелә. 10 ел рәттән волонтерлар әлеге тасманы тарата. Ул ватаныбыз архивының, Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгына горурлык һәм хөрмәт билгесе булып тора. Безнең районда традиция буенча Георгий тасмасын волонтерлар Җиңү көнендә тантаналы бәйрәм митингы алдыннан тарата, волонтерлар кулындагы шушы кызгылт-сары-кара төстәге истәлек һәм хәтер билгесе берничә минут эчендә юкка чыга. Шунысын истә тотарга кирәк, бу тасманы тагуның үзенчәлеге бар: аны хөрмәт билгесе буларак киемнең сул ягына йөрәк турысына беркетәләр. Бу тасманы тагуның тагын бер урыны- машиналарда көзгегә бәйләү. Әлбәттә, бу тасма түләүсез таратыла, шушы еллар дәвамында акция барышында дөньяның 30 илендә 100 мллионнан артык таратылган. Җиңү бәйрәме көнендә Георгий тасмасы мәңгелек ут янындагы веноклар, ветераннар кулындагы лалә чәчәкләре, бәйрәм салюты, фронт җырлары кебек үк бәйрәм символы булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International