7 майда, Җиңү көне алдыннан, Кама Тамагы штпда (поселокка керү юлында) Кама Тамагы урта мәктәбенең 11сыйныф укучылары директорлары Елена Гыймадиева, сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Исмәгыйлева һәм Чулпан Мөхәммәдиева җитәкчелегендә корыган агачлар урынына 1000 якын яшь үсентеләр утыртты.
“Без,укуны тәмамлаучылар, поселокка истәлеккә берәр зур һәм озын гомерле нәрсә калдырырга карар иттек. Агачлар утыртудан да яхшырак нәрсә таба алмадык. Үзең белән утыртылган агачның үсү, ныгү, тамырлары белән туфракка һәм гомергә ябышу, һәм яңа үсентеләр бирү процессын күзәтеп тору бик күңелле”, - ди 11Б сыйныфы укучысы Светлана Кирилова.
“Быел без мәктәпне тәмамлыйбыз һәм укуны дәвам итү өчен,специальность алу өчен поселоктан берникадәр вакытка китәбез, ә без утырткан агачлар якташларга безнең турында хәтерләтеп торачак. Еллар узгач, без үзебезнең балаларыбыз белән шушы каен аллеясына килербез ”, - дип хыяланды 11А сыйныфы укучысы Камил Галеев.
Әлеге акция чыгарылышларыбыз өчен тирә як мохиткә җаваплы караш алгы урыннарның берсен алып торган өлкәннәр тормышының символик башлангычы булды, чөнки безнең һәрберебезнең Җирдә хәзер үзе утырткан агачы бар.