Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт фронты ветераннары! Кадерле якташлар!
Җиңү бәйрәме уңаеннан сезне чын күңелемнән котлыйм. Әлеге изге бәйрәм алдагыча ук безнең һәммәбез өчен дә мөһим һәм дулкынландыргыч. Бөек Ватан сугышындагы хатирә Ватаныбызның герой елъязмасына батырлык, югары патриотик рух, кыюлык, бердәмлек һәм тупланганлык символы булып мәңгелеккә язылган.
Бөек Ватан сугышының Җиңү гөрелтәсе күптән тынды, әмма Ватаныбыз иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән, узган гасырның иң аяусыз сугышында барлык авырлыкларны узып, җиңү яулаучылар безнең хәтердә мәңге сакланыр. Сезгә үзегезне кызганмыйча, авыр сынауларга да карамастан, фронтта һәм тылда җиңүегез, сугыштан соңгы елларда илне торгызуда һәм үстерүдә куйган хезмәтегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Сугыш һәр гаиләгә кагылды, һәр йортта бүген үзләренең геройларын искә ала. Җирдәге тыныч тормыш өчен башларын салган сугышчылар алдында без мәңге бурычлы. Аларның истәлеге мәңгелек! Зур тырышлык, ә кайчак гөмерләре бәрабәренә Җиңү көнен якынайтучыларга да рәхмәтебез зур. Сезнең кебек кешеләр белән бервакытта яшәү хокукы бирелүгә без бәхетле һәм үзебезне җиңүчеләр буыны варислары дип саныйбыз. Әлеге Җиңүне күңелләребездә саклау һәм сезнең батырлык турында хатирәләрне үсеп килүче буынга тапшыру безнең бурычыбыз һәм вазыйфабыз.
Гомерегез тыныч узсын. Янәшәдәгеләрнең күңел җылысы сезне һәрчак җылытып торсын. Истәлекле бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне, гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим.