Иске Казиле авыл җирлегенә кергән Иске Казиле һәм Каратал авылларында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы кичәләре

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Иске Казиле авыл җирлегенә кергән Иске Казиле һәм Каратал авылларында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына  багышланган тантаналы  кичәләр булып узды. Иске Казиле авыл җирлегендә 3 Бөек Ватан сугышы ветераны,  30   тыл ветераны,  75  сугыш чоры балалары яши.  Бәйрәмгә бу кешеләрнең барысы да һәм авыл халкы чакырылган иде. Кичәне авыл җирлеге башлыгы И.Х. Сагьдиев ачты,  килгән кунакларны  бәйрәм белән котлады.

Яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре!  Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле якташлар! Быел без 69 нчы тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз.  Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде!" – диде ул.

Бәйрәм белән котларга, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары  Габидуллин Газинур Әүхәтдин улы килгән иде. Бәйрәм белән котлап, Изге теләкләрен җиткергәннән соң: - “Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз!” диде ул. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы белән Иске Казиле авыл җирлегенең Ветераннар Советы рәисе Хәлилова Фатыйма апа, Хәсәнов Әхәт Әхмәт улы  котлады. Иске Казиле урта мәктәбе Ветераннарыбыз өчен бик эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Римма Сабирова, Гүзәл Акмалова, Алия Байтимирова чыгышларын халык аеруча яратып кабул итте.

Яу кырында ятып калган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алганнан сон, ике авылның да һәйкәлләренә авылдашларыбыз истәлегенә дип, веноклар салынды. Каратал авылындагы һәйкәлгә янгынга каршы хезмәтнең Каратал авылындагы аерым посты  хезмәткәрләре дә яу кырында ятып калучылар истәлегенә венок салдылар.

Тантаналы кичә Иске Казиле авыл хезмәткәрләре әзерләгән чәй табыны артында тәмамланды.

 

                                                 Алсинә Зиннатуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International