Авыл халкы, килгән кунаклар түземсезлек белән көткән минутлар килеп җитте. Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы И.Х. Сагьдиев тантананы ачып җибәрде. Тантаны дини йолаларга туры китереп дога белән башлау өчен сүзне Каратал авылының имам хатибы Галимҗан абый белән Кама Тамагы районы мөхтәсибе Галимулла хәзрәткә бирде, алар Коръән аятьләрен укыдылар. Район хакимияте башлыгы урынбасары Г. Ә. Габидуллин авыл халкының шатлыгын уртаклашты, изге йортның бәрәкәт, бәхет алып килүен, кешеләрнең күңелен баетуын, сафландыруын теләде. Ул, районда татар авыллары мәчетләренең милләттәшләребезне дин рухында иманлы итеп тәрбияләүдә зур эш башкаруларына, диннең милләтне саклауда да зур урын тотуын ассызыклап күрсәтте.
Җыелган халык алдында чыгып сөйләүчеләрнең берсе дә дулкынлануын яшерә алмады. Рәхмәт сузләре, изге теләкләр болай да кояшлы көнгә нур гына өстәде. Арчадан Наҗия абыстай, Атабай авылының соңгы мулласының оныгы Азат абый (ә Атабай авылында мәчет сугышка кадәр үк беткән, ә манарасын сугыш вакытында кискәннәр) һ.б. лар бер теләктә: мәчеткә сукмак суынмасын, бөтен авыл өчен нур чыганагы булсын. Равия Усманова, килгән кунаклар алдында, Сәйфетдинов Мөдәрисне бу дөньяга тудырган, аны тәрбияләп үстергән Фатыйма апага, Атабай халкы исеменнән зур рәхмәт әйтте һәм мәчетне “Фатыйма мәчете” дигән исем белән атауларын үтенде. Авыл халкы дәррәү кул чабып, аны хуплады. Галимулла хәзрәт, Атабай авылы мәчетенә имам вазыйфаларын үтәргә Каратал авылыннан Җәүдәт Фәйзуллинны тәкъдим итте, халык бу фикер белән килешкәч, аңа яшел чапан кигертте.
Менә көннең иң мөһим мизгеле җитте. Галимулла хәзрәт Аллаһыны олылаучы Тәкъбир сүрәсен әйтеп үз артыннан барлык җыелган ир-атны мәчеткә җомга намазы укырга чакырды. Мөхтәрәм кунаклар, авыл кешеләре киң ишектән эчкә үтте. Мәчетнең тирә ягы тотып алынган, бакчасына агачлар, чәчәкләр утыртылган һәм ата бабаларыбыз төзегән иске мәчетебезнең нигез ташлары куелган. Мәчетнең эчендә иркенлек, чисталык. Авылда яшәүче һәркем бу мәчетнең ишекләре беркайчан да кадакланмас, манарасы җимерелмәс, дип ышана.
Бу көнне Сәйфетдинов Мөдәрис Варрух улына, аның ата-анасы- Варрух абый һәм Фатыйма апага, хәләл җефете Рузалия исеменә җылы сүзләр күп әйтелде.
Җомга намазыннан соң, Казаннан килгән «Сорнай” фольклор ансамбленең чыгышлары булды. Бу ансамблне дә авыл халкына бүләк буларак Мөдәрис Сәйфетдинов чакырган. Мәчет янында ясап куелган сәхнәдә мөнәҗәтләр башкарылды, халык җырлары яңгырады, биюләр күрсәтелде.
Тантана тәмамланганнан соң, анда катнашкан кешеләрнең кайберләре белән очрашып, күңелләрендә туган хисләр турында сорау мөмкинлеге булды. Барысы да бәйрәмнең яхшы оештырылуы, матур узуы турында сөйләделәр, авылда яңа мәчет барлыкка килүгә шатлануларын белдерделәр. Мәчетнең ачылуы Атабай кешеләре өчен генә түгел, читтән килгән кунаклар өчен дә икеләтә зур шатлыклы бәйрәм булып үтте, кунак булып килгәннәрнең күп булуы да шуны раслады.
Шулай итеп, Атабай авылы яңа мәчетле булды. Бар да уйланганча булырмы, кайбер авылларда кебек, мәчет бикләнеп тормасмы — әлегә әйтүе кыен. Бары тик, Мөдәрис Сәйфетдинов кебек тынгысыз йөрәкле кешеләр, Җәүдәт абый кебек, милли җанлы кешеләр булганда — мәчет ябылмас, авылга иман нуры сибеп, кешеләрне дингә тартып, даими эшләп торыр дип ышанасы килә. Атабайда азан тавышлары гел тынмасын, “Фатыйма мәчете” имамы Җәүдәт абыйга сау – сәламәт булып, атабайлыларга,авылдашларына, хак динебезгә озын – озак хезмәт итәргә язсын.
Алсинә Зиннәтуллина.