Кама Тамагы штп. район мәдәният йортында танылган татар драматургы, язучы, публицист һәм иҗтимагый эшлеклесе, Кама Тамагы МР Олы Мәрәтхуҗа авылында туган Туфан Миннуллин турында “Туфан ул Туфан инде” документаль фильм күрсәтмәсе булды. Фильмның премьерасы 2014 елның 24 апрелендә Казан шәһәренең “Мир” кинотеатрында үтте.
Фильмны булдырыр өчен Туфан Абдулла улының соңгы тапкыр язылган монологы кулланылды. Сценарий авторы, иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклесе, татар язучысы, шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев сеанс алдыннан фильмны төшереп башкару эшендә катнашканнарның барысына да зур рәхмәтен белдерде. Ул санга Кама Тамагы районы җитәкчелеге һәм Кама Тамагы штп. Туфан Миннуллинның музее да керә.
“Без, шул кадәр матур сәбәп буенча, Туфан Миннуллинның кече ватанына килмичә булдыра алмадык. Шундый кеше турында 26-минутлык фильмда бар нәрсәне күрсәтеп бетереп булмый, дәвамы булачак, Туфан Миннуллин турында ике китап әзерлибез. Бу әле безнең беренче адымнар гына”, - дип билгеләп китте Рәзил Исмәгыйль улы. Тамашачыларны шулай ук фильм режиссеры, ТР кинематографистлар берләшмәсе рәисе Илдар Матуров сәламләде.
Кама Тамагы штп. мәдәният йортында документаль фильмны тулы зал тамашачы игътибар белән карады. Сеанс тәмамланган соң Кама Тамагы МР Башлыгы Зөфәр Гарәфиев авторларга рәхмәтен әйтте: “Фильмда барлык әйтемнәр, гыйбараләр һәм басымнар үзләренең урыннарында тора. Бик зур рәхмәт сезгә барысы өчен дә”
Чарада язучының дуслары һәс көрәштәшләре , ТР Дәүләт Советы депутатлары Илсур Сафиуллин, Чингыйз Мәхмүтов, Җәмил Яхүдин, №2 РКБ Баш табибы Рәшид Абашев, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һ.б. булдылар. Хөрмәтле кунаклар үзләре белән Туфан Миннуллин әсәрләренең 10 – томлы җыентыгын алып кайттылар һәм Кама Тамагы штп. драматург музеена тапшырдылар.