Сертификатка ия булдылар

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

 

2014 елның 15 маенда Кама Тамагы МР Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә аналык һәм гаиләгә багышланган чара булды – ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру.

Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Илдан Шәймурзин барысын да Халыкара гаилә көне белән котлады, ата-аналарга сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде. Аннары Илдан Галимҗан улы икенче балаларны тудырган өч анага гаилә капиталы сертификатларын тапшырды.

ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсе башлыгы Илмир Гыйлметдинов ата-аналарны шундый күңелле вакыйга – бала туу белән котлады һәм гаилә капиталын нинди максатларда куллану мөмкинлеген кыскача белдерде. Балаларга Россия Пенсия Фонды Идарәсе исеменнән уенчыклар тапшырылды.

Шулай ук чарада катнашучыларны ЗАГС бүлеге мөдире Елена Халикова да котлады.

Ата-аналарның шатлыкларын  сертификатларны тапшыру чарасына килгән туганнары һәм дуслары уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International