Россия Пенсия Фонды Идарәсе һәм приставлар бурычлар түләтү буенча рейд үткәрделәр

2014 елның 16 мае, җомга

“Иң зур бурычлы – индивидуаль эшмәкәрләрнең бурычларын түләтү айлыгы” үткәрү чикләрендә ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсе ТР буенча РОСП УСССП белән бергә рейд ясадылар. Рейд районның иң зур бурычлылары белән мәҗбүри пенсия һәм тыйнби иминләштерү страховкаларын , пени һәм штрафлар түләве буенча үткәрелде.

Шундый чыгышларның максаты – башкарма җитештерү чикләрендә Россия Пенсия Фонды бюджетына страховка түләүләре керешен арттыру. Бу эш судтан тыш түләтүләрнең эффективлыгын яхшыртырга булыша.

Әлеге бурычлылар белән аңлату эше үткәрелде, бурычларның түләү вакыты билгеләнде, аңлатмалар алынды. Рейд нәтиҗәсендә 2 индивидуаль эшмәкәр бурычларының бер өлешен түләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International