Хөрмәтле Каматамагылылар һәм район кунаклары!
2014 елның 19 маеннан алып 1 июненә кадәр Кама Тамагы штп.“Акчарлак ” спорт-сәламәтләндерү комплексының зур йөзү бассейны суны алыштыру сәбәбе буенча эшләмиячәк. Эшләрне башкару өчен тагын да күбрәк вакыт кирәк булуы мөмкин, шуңа вакыт якынча гына күрсәтелгән.
“Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексы администрациясе мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм спорт белән тренажер залларына, кечкенә йөзү бассейнына, бильярд бүлмәсенә һәм спорткомплексның башка мәйданчыкларына килергә тәгъдим итә – алар гадәттәгечә режимда эшен дәвам итәчәкләр.
“Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексы турында тулырак мәгълүмат белән, шулай ук оешманың эшләү режимы , түләүле хезмәт бәяләре һәм объектларның фотогалереясы белән Сез безнең сайтның “Район турында” бүлегенең “Районда күңел ачу, ял һәм туризм” бүлекчәсендә таныша аласыз.
Белешмә мәгълүматны 8(84377)2-13-86 һәм 2-30-11 телефон номерлары аша белергә мөмкин.