"Домисолька"дан - "Ассоль"

2014 елның 16 мае, җомга

Куйбышев исемендәге Затон штп. Столяров исемендәге мәдәният йортында  “Домисолька ” вокал ансамбленең 10-еллыгына багышланган иҗади кичәсе булды.

Ансамбльне 1994 елда поселокның музыка мәктәбе педагоглары Ольга Закирова һәм Земфира Хабибуллина балалар бакчасында тәрбияләнгәннәр саныннан оештыралар. Аларның сизгер җитәкчелеге астында  кыз-балалар озак вакыт  төрле бәйгеләрдә чыгыш ясадылар ,  бүләкле урыннар алдылар һәм хаклы бүләкләргә лаек булдылар. 

Соңрак ансамбльнең иҗади остазы музыка мәктәбе педагогы Светлана Булатова булды.

Еллар уза барды, кызлар үсә торды, ләкин музыка белән шогыльләнүне ташламадылар. «Домисольканың»  репертуары һәм юнәлеше алмашынды,   ансамбль арсеналында инглиз һәм француз телләрендә җырлар килеп чыкты.

 Бүген җырчылар үз инструменталь ансамблен оештырды, чөнки аларның барлыгыда   музыка мәктәбен бетерделәр  һәм төрле музыка коралларында  уйныйлар. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән яшь һәм талантлы юбилярларны чарада булган Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков котлады. Айрат Ринат улы  иң якын вакытта  музыка мәктәбендә   яңа электрогитара килеп чыгачак дип вәгъдә бирде.

Поселок эшмәкәрләре Наил Вазыйхов, Алексей Минеев, Татьяна Маслакова, Леонид Нагаев, Ирина Бирючевская, Олег Хахалев, Ольга Киреева, Валерий Зюрнин, Андрей Кудалов бергәләп ансамбль өчен бәрмә җайланма, синтезатор, микрофон һәм башкаларны сатып алдылар. Әлеге саллы бүләкне музыка мәктәбенә тапшырдылар. Хәзер музыка белеме бирү өлкәсендә яңа юнәлеш мәктәп укучыларының барысы өчен дә кулай.

 

Мәгариф бүлеге башлыгы исеменнән озын нәтиҗәле хезмәт  өчен   Кама Тамагы муниципаль районы балалар музыка мәктәбе директоры Зөлфия Мөхәммәдиева ансамбль җитәкчеләренә Рәхмәт хатын тапшырды.

"Домисольканың" иҗади киче Куйбышев исемендәге Затон штп. яшәучеләрен чынлап кызыксындырды, Столяров исемендәге мәдәният йорты тамашачылар белән тулы иде. Кызларга ярдәм итәргә сыйныф җитәкчесе Лилия Галеева белән бергә сыйныфташлары да килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International