2013 елда ТР Президенты инициативасы буенча беренче тапкыр “Мәктәпкә ярдәм ит!” акциясе уздырылды. Акциядә республика яшәүчеләре генә түгел, бөтен Россия буенча да катнаштылар. Укуны тәмамлаганнарның күбесе, күп эшле булуларына карамастан, вакыт табыштырып үзләре укыган мәктәпләргә булышалар. Акцияне ел саен үткәрергә дигән карар кабул ителде.
Сез шулай ук үсеп килүче буынга укыту һәм тәрбияләүнең заманча шартлар тудыру эшенә ярдәм итә аласыз һәм үзегез турында иганәче һәм меценат буларак якты һәм күңелле хәтер калдыра аласыз.
Үз мәктәбегезгә барып аның ничек яшәгәнен күреп кайтыгыз, аңа ярдәм итегез.
Без сезнең ярдәмегезгә өметләнеп торабыз. Быелгы республика акциясе “Кем үткәнне истә тота, шуның киләчәге бар” девизы астында үтсен.