02.06.2014 алып 09.06.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 100 чакыру булган, район буенча 26 чакыру.
Кама Тамагылыларның медикларга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - гипертония авыруы - 26 чакыру. Юл-транспорт хәләкәтләре - 1 чакыру.Госпитальгә 10 кеше салынган. Буа шәһәренең күптамырлы үзәгенә 1 кеше җибәрелгән
Тәмте табиб амбулаториясенә 17 чакыру, Сөйки табиб амбулаториясенә 2 чакыру, Олы Кариле табиб амбулаториясенә 7 чакыру булды.
Искә төшереп китәбез, "Ашыгыч ярдәмне" "03" телефоны буенча, кәрәзле телефоннан "103" яисә "030" номерын җыеп чакыртып була (шалтырату бушлай). Тормышка куркыныч янаган чакта - "112" номерына шалтыратырга.