Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Бәкидә бәйрәм
2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Бәки яшел хәтфә чирәм паласларын җәйгән иде. Шакыян туктаусыз челтер-челтер җырларын җырлый иде. Таллар эченнән кошлар концерты башланган иде.. Кәккүк иртәдән кичкә кадәр армый-талмый халыкка озын гомер теләде. Дистәгә якын кеше яшәгән Бәки бу көндә гөрләде. Хәтта тракторлар да Бәкидә юк исә, ә бу шимбәдә, тракторлар да тыз-быз йөгерешеп йөрде. Иң элек ераклардан кайткан халык зиратны чистартырга тотынды. Балта, пычкы тавышы яңгырады. Менә шунда инде Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыров боерыгы буенча механизация кирәк булды. Бәкинең якташлар җәмгыяте җитәкчесе Идиятуллин Дамир да грузовиклар алып кайткан иде.Руслар зиратында Ильиннар гаиләсе матур агачлар утыртты. Ә авыл уртасында авылның Өлкәне Гарифуллин Фәһим, Роза гаиләсе кино күрсәтер өчен чатыр кора, икенче чатырда Алсу Гаязова Бәки базарына урын әзерли, самавырлар чыж-пыж килә, өстәлләр өстендә Келәнче пешекчеләренең тәмле пылаулары парлана, кунакларның күчтәнәчләре тизрәк авыз итәргә чакыра. Изге эшләрне тәмамлагач, базар гөрли, гармун җырлый. Келәнченең киләчәге – балалар, Гөлсем апалары җитәкчелеге астында Бәкиләр өчен бии, җырлый. Бәкиләр дә талантларын яшереп тормадылар: Гаязова Резеда авылдаш Фәрит Гарифуллин шигырен , Айсылу үз шигырен тәкъдим итте, иң кечкенә Гаязова Ләйсән бик матур итеп җырлады... Ә соңрак китте бию, китте бию, хәтта Гаязова Флюра апа да тыпырдап алды. Кама Тамагы районының булышчысы Габидуллин Газинур авылга бүләк алып килгән иде. Ул бүләкне оста гармунчы, атаклы Гаделҗан агага тапшырдык. Бу бәйрәмнең үзенчәлеге шунда: бер генә кеше дә өмәдән дә, бәйрәмнән дә читтә калмады: эшләде, халыкның күңелен тапты җыр белән, бию белән, нәфис сүз белән, ниһаять, материаль яктан өлеш кертте. Рәхмәт Хөршидә Гарифуллинага – ул иске мәчет-мәктәп-клуб бинасы турында сүз кузгатты. Күп төрле фикер әйтте халык: 1) кечкенә генә мәчет төзеп куярга, “2) матур агачлар утыртып, эскәмияләр куярга,3) хәтер ташы куярга. Район башлыгының киңәшчесе Ильин Юрий., Келәнче җирлеге башлыгы Кадыров Дамир да бу фикергә кушылдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Атналык планерка
Район учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә төп мәсьәләләр каралды
13
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 14.04.2026
Ашыгыч кисәтү 14.04.2026
10
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы мәктәбе укучысы III дәрәҗә дипломга лаек булды
Кама Тамагы мәктәбе укучысы Хәйруллина Мәрьям "компьютер — дусмы яки дошманмы?" дигән тикшеренү эше өчен III дәрәҗә дипломга лаек булды."Роберт Миңнуллин исемендәге бөтенроссия мәктәп укучылары һәм педагоглар фәнни-гамәли конференциясендә
Төзекләндерү объектларын сайлау буенча Онлайн-тавыш бирү
Кама Тамагы киләчәге өчен тавыш бирәбез
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз