2014 елның 14 июнендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы, МР Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Шәймурзин Илдан Галимҗан улы һәм Галимулла хәзрәт җитәкчелегендә Кама Тамагының 36 дини мөселманнары Болгар шәһәрендә булып кайттылар. Быел Идел Болгариясе белән Ислам динен кабул итүнең 1125-еллыгы билгеләп үткәрелә.
Россиянең барлык регионарыннан җыелган мөселманнар имамнар вәгазъләрен тыңладылар, коллектив намазын үтәделәр, музейны һәм тарихи һәм культура урыннарны карадылар.