Утрауга сәфәр

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

ТР Кама Тамагы һәм Апа  районнары буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсе вәкилләре һәм “Россия пенсионерлары оешмасының” 17 әгъзасы Свияжск  шәһәр-утравында булып кайттылар.

Сүрән һава торышына карамастан, туристлар схемасы белән килешеп, төркем утрауның барлык тарихи һәм мәгънәле урыннарында булдылар. Свияжск шәһәренең Иоанно-Предтечинский монастырь комплексы, чиркәүләр, соборлар, тарихи биналар һәм тарих музее экскурсиядә катнашучыларны үзләренең яхшы хәлдә сакланып калганнары белән таң калдырдылар.

Шулай ук утрауда яңа объектлар һәм биналар барлыкка килгән –алар Свияжск шәһәренең тарихи күренешенә туры килеп торалар.

Катнашучыларның сәфәрдән масса тәэсирләр калды. Соңгы елларда утрау үзгәрде, матурланды, хәтта танып та булмый үзен дип фикерләштеләр кунаклар.

Чыннан да, республика хакимиятләре ирешкәнендә туктап тормый, утрауны тергезү эшен дәвам итә. Бу, хичшиксез, шатландыргыч факт.

Сәфәрне оештырган өчен зур рәхмәтебезне Музаффарова Татьянага һәм Кама Тамагы МР Администрациясенә белдерәбез.



  "Россия пенсионерлары оешмасының" Кама Тамагы бүлеге рәисе Иванова Ф.Х.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International