Сораштыру формасы Кама Тамагы муниципаль районы сайтында урнаштырылган. “Коррупция торышы турында үз фикерегезне әйтегез” баннерына басыгыз һәм сорауларга җавап бирә башлагыз. Тикшерү онлайн режимында үткәрелә. Безгә районыбызда коррупциягә бәйле эшләр турындагы фикерегезне белү мөһим. Әлеге сораштыру дәүләт органнарының җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән эшен яхшыртырга ярдәм итәчәк. Анкета аноним. Анкетада исемегезне күрсәтергә кирәкми. Барлык мәгълүматлар гомумиләштереп кулланылачак. Сораштыру йомгаклары буенча муниципаль дәрәҗәдә эшчәнлек нәтиҗәсен арттыруга юнәлдерелгән идарә итү карарлары әзерләнәчәк.
Илһам Гыймадиев, коррупциягә каршы тору сораулары буенча Кама тамагы муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе