Бу көнне Кама Тамагы район үзәгендә сугыш башлануның 73 еллыгына багышланган митинг булды. Бирегә район үзәгендә яшәүчеләр, шулай ук укучылар һәм ветераннар Ватаныбызны саклаган солдатларга үзләренең ихтирамын күрсәтү өчен җыелган иде. Бөек Ватан сугышы совет халкының Җиңүе белән тәмамланды, әммә нинди бәягә? Совет халкы иңенә төшкән зур югалтулар һәм кайгы-хәсрәт барәбәренә. Халык аларның батырлыгын мәңге онытмас, алар безнең күңелләребездә мәңге сакланыр.