Узган атнада “Идел” балалар савыктыргыч лагере эшли башлады. Лагерьда индивидуаль оешмалары хезмәткәрләренең 50 баласы, коммерция оешмалары хезмәткәрләренең 10 баласы һәм профиль сменасының 10 баласы ял итә.
Ял вакытында балалар Буа шәһәренең Боз сараена, “Булгария” хәтер мемориалына, “Чайка” Тәтеш үзәнлегенә барачаклар. Шулай ук балалар Тәтеш шәһәренең музеена, Казан шәһәренең Раиф монастырьга, Красновидово авылының Горький исемендәге музеена һәм район музеена экскурсияләр кылачак.
Атнага ике тапкыр “Акчарлак” спорт сәламәтләндерү комплексының бассейнына һәм спорт залына килү планлаштырыла. Шулай ук барлык ял агымында балалар өчен культура-массакүләм чаралар үткәреләчәк.