16.06.2014 алып 23.06.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 105 чакыру булган, район буенча 33 чакыру, 9 кеше госпитальгә салынган. Кама Тамагылыларның медикларга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - гипертония авыруы - 32 чакыру. Буа шәһәренең күптамырлы үзәгенә 1 кеше җибәрелгән.
Тәмте табиб амбулаториясенә 16 чакыру, Сөйки табиб амбулаториясенә 9 чакыру, Олы Кариле табиб амбулаториясенә 6 чакыру булды.
Искә төшереп китәбез, "Ашыгыч ярдәмне" "03" телефоны буенча, кәрәзле телефоннан "103" яисә "030" номерын җыеп чакыртып була (шалтырату бушлай). Тормышка куркыныч янаган чакта - "112" номерына шалтыратырга.