Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков шәхси сораулар буенча гадәттәгечә гражданнарны кабул иттеләр. Кабул итү вакытында Газинур Әүхәт улы һәм Айрат Ринат улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле службаларга индивидуаль чиратта вазифалар бирделәр.
Искә төшереп китәбез, сишәмбе көне Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләренең гражданнарны кабул итү көне. Кабул итү графигы белән "Гражданнар мөрәҗәгәте" бүлегендә танышырга мөмкин.