Очрашуның бәхетле минутлары – Балтач авыл җирлегендә “Авыл көне”

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Авыл көне туганнар каберенә килү, зират территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү белән башланды. Төшке аштан соң халык мәдәният йортына таба юнәлде. Тирә-якта бала -чага тавышы яңгырады, гармун уйнады, музыка ишетелде. Бәйрәмдә булганнарның битләрендә дулкынлану да, шатлык та, үтеп киткән яшьлек буенча җирсү дә чагылды. Һәм менә инде очрашуның бәхетле минутлары килеп җитте.

Авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин авылдашларын бәйрәм белән котлады, ел агымында төзекләндерү планында ни эшләнгәне турында сөйләде, авыл төзекләндерү һәм юлларны ремонтлау эшендә актив катнашканнарга зур рәхмәтен белдерде. МР Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Илназ Хөснетдинов МР Башлыгы исеменнән, чыгыш ясап бүләк тапшырды. Шершалан авылыннан Юрий Ильин авылның яңаруы белән бик канәгать калды, үзсалым мәгънәсе турында искә төшереп китте. Сәхнәгә авылның ихтирам иткән кешеләрен чакырдылар: Рауза Мөхаммәдиева, Җәүхәрия Гыйниятова, Махирә Сибгатова, Надирә Зиннәтова, Бәграмия Асатова, Дания Гәлләмова, Нияз Вафин, Рәшит Харисов, Илһам Гарифуллин һ.б. юбилярлар. Равия Сибгатова аларга яулыклар һәм түбәтәйләр бүләк итте. Педагогик хезмәт ветераны Саҗидә Корнеева укучылары аңа зур рәхмәтен белдерделәр һәм бүләк тапшырдылар. Концерт  программасын Нурания Хайруллина алып барды. Илнур Гайнуллин, Флюра Камалиева, Алсу Муталлапова, Ильяс Минвалеев чыгышлары барысынада бик ошады. Бәйрәмдә Келәнчедән кунаклар – гармунчылар Газиев Гаделҗан һәм улы Илдус катнаштылар. Оештыручылар  Гөлнара Гыйбадуллина, Дилбәр Гатауллина, Сария Вильданова, Равия Сибгатова халык уеннарын үткәрделәр, берсе дә бүләксез калмады.

Поварлар Гүзәл Гайнуллина, Гөлфинә Мөхәмәтшина һәм Гүзәлия Муталлапова бәйрәм өстәлен әзерләделәр. Миннулла һәм Люция Хәмидуллиннар зур казанда пылау пешерделәр. Бәйрәм уткәрүгә Балтач авылында туган, хәзерге вакытта Кече Салтыкта яшәүче шәхси эшмәкәр Рәфидә Маннапова, шулай ук Казаннан Дилбәр Мусина, Камил Салахов, Наилә Шәкурова, Наилә Вильданова һ.б. үз өлешләрен керттеләр. Киләчәктә очрашу өмете белән саубуллашып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International