Өстәмә түләү алучы укучылар һәм студентларга

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Картлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсиягә өстәмә федераль социаль өстәмә алучы укучылар һәм студентлар эшкә урнашу һәм түләүле практика үтү турында Пенсия фондына мәгълүмат бирергә тиеш.

Закон нигезендә федераль социаль өстәмә түләү пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбән керем алучы эшләмәүче пенсия алучыларга билгеләнә. Эшкә урнашкан очракта социаль өстәмә алучы эшкә кергән айда бу хакта Пенсия фонды идарәсенә хәбәр итәргә тиеш. Бу очракта укучы яки студентка пенсиягә өстәмә түләү вакытлыча туктатыла. Хезмәт эшчәнлеге туктатылгач, өстәмә түләүне торгызу өчен Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр пенсия алучы эшкә урнашу турында хәбәр итми икән, нәтиҗәдә аңа эшләгән чорда алган өстәмә түләү суммасын кире кайтарырга туры киләчәк.

 

Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча

Россия Пенсия Фонды Идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International