Мәктәп янандагы лагерьлар эшен тәмамлады

2014 елның 27 июне, җомга

ТР Кама Тамагы муниципаль районында балалар һәм яшьләр ялын оештыру, аларны сәламәтләндерү һәм эшлекле булулары программасы буенча, 2014 елның 2-25 июньдә көндәлек тору лагерьләре эшләде. Барлыгы Кама Тамагы, Тәмте, Затон, Рудник, Сөйки, Олы Кариле, Иске Казиле, Кама Тамагы татар урта гомуми белем  һәм Кирельский урта мәктәбеннән 250 укучы ял итте. Лагерь  программаларына савыктыргыч чаралар, тыелган һәм истәлекле урыннар буенча походлар һәм экскурсияләр, иҗади  бәйгеләр һәм смотрлар керде.Барлык мәктәп янындагы лагерьларда “Юл хәрәкәтенең иминлек атналыгы” үтте. Шулай ук “Безнең йорт-Җир шары!” экологик бәйрәме һәм “Безнең киләчәк безгә бик кыйммәткә төшә!” антинаркотик акциясе үткәрелде. Җәйге каникул вакытында зур игътибар экскурсия һәм турист-крайны өйрәнү эшенә бирелде. Балалар район крайны өйрәнү музеена, Туфан Миннуллин музеена, Красновидово авылының Горький исемендәге музеена, Долгая Полянага экскурсияләр кылдылар, “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында булып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International