Декларациядәге мәгълүматларда аерма юк

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин керемнәр турында декларациягә дәүләт хезмәткәрләре керткән мәгълүматларны тикшергәндә факттагы мәгълүматлар арасында аерма юклыгын билгеләп үтте. Тикшерү өчен Росреестр, салым инспекциясе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына запрос ясатылган иде. Комиссия рәисе, МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев районда җир участокларын рәсмиләштергәндә, бигрәк тә кадастр базасына кертелмәгәннәрне рәсмиләштергәндә закон бозулар ачыкланмавын билгеләп үтте. Кама Тамагы полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин закон бозуларны булдырмауда Росреестрның алар белән актив эшләвен билгеләп үтте, җир һәм милек мөнәсәбәте палатасыннан закон бозуны ачыклау турында гариза алынмаган. Зөфәр Галимулла улы барлык хезмәтләрне формалаштырылган кадастр базасы белән генә эшләргә өндәде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дмитрий Юманов кече һәм урта бизнесны үстерү буенча эшлекле климатка бәя бирде. Ул эшмәкәрлекне үстерү буенча иҗтимагый советның яхшы эшен һәм эшмәкәрләрнең районда кече һәм урта бизнесны үстерү программасын эшләүдә начар катнашуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International