2014 елның 27 июньдә район прокуроры, авыл җирлекләре башлыклары белән бергә антинаркотик комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды – утырышта акция нәтиҗәләрен йомгакладылар.
“Наркотикларсыз яшәү” антинаркотик акциясен үткәрү буенча ведомство ара планның чаралары үтәлде, комиссия наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәшү профилактик чараларын дәвам итүен карар итте. “Наркотикларсыз яшәү” акциясен үткәрү йөрешен “Идел таңнары” газетасы һәм Интернет челтәре регуляр яктыртып торды.
Иҗтимагый саклау идарәсе белән акция үткәрү һәм “кайнар линия” телефон номерлары мәгълүматлары белән буклетлар әзерләнде.
Айлык йөрешендә авыл җирлеге башлыклары белән наркотиклы үсемлекләрнең законсыз үстерү урыннарын ачыклау һәм бетерү чаралары оештырылды.
Район мәктәпләре һәм савыктыру лагерьләрендә, халыкара наркомания белән көрәшү көненә туры китереп, профилактик антинаркотик чаралар, хокук саклаучы әгъзалар белән очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр, укучылар һәм ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр, антинаркотик тематикасы һәм сәламәт рәвешендә яшәү буенча ата-аналар җыелмасы, балаларда антинаркотик тәртибенең беренче билгеләрен ачыклау буенча педагоглар һәм ата-аналар өчен лекцияләр, флеш-моблар, “Үз язмышыңны сындырма!”, “Тәмәкегә, алкогольгә, наркотикларга ЮК!”, “Нинди гүзәл бу дөнья”, “Сәламәтлек көннәре” темаларына багышланган иҗади эшләр һәм рәсемнәр бәйгеләре, “Күңелле стартлар” ярышлары һ.б. чаралар үткәрелде.
Җәй агымында балалар һәм ата-аналар белән бергә антинаркотик юнәлеше, сәламәт рәвешендә яшәү буенча профилактик чаралар, иҗади эшләр бәйгесе, спорт ярышлары үткәреләчәк.