Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы һәм Башкарма комитет җитәкчесе шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул иттеләр

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков шәхси сораулар буенча гадәттәгечә гражданнарны кабул иттеләр. Кабул итү вакытында Зөфәр Галимулла улы һәм Айрат Ринат улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле службаларга индивидуаль чиратта вазифалар бирделәр.
Искә төшереп китәбез, сишәмбе көне Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләренең гражданнарны кабул итү көне. Кабул итү графигы белән "Гражданнар мөрәҗәгәте" бүлегендә танышырга мөмкин.
Шуның өстенә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы "Единая Россия" Бөтенроссия политик партиясенең урын бүлеге секретаре буларак, һәрбер сишәмбе көне Кама Тамагы урын бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очраша (телефон буенча алдан язылу: 8(84377)-17-08).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International