Энергетиклар акциясе

2014 елның 5 июле, шимбә

4 июньдә Буа электр челтәренең “Сетевая компания” ААҖ Кама Тамагы район электр челтәре белән берлектә “Идел” савыктыру лагерында “Куркынычсыз каникул” акциясе үткәрде. Бию мәйданына җыелган балалар һәм тәрбиячеләргә Буадан хезмәтне саклау инженеры Ирек Хөснетдинов һәм РЭС баш инженеры Марат Насретдинов сәламләү сүзе белән чыкты. Буадан килгән яшь энергетиклар Тимур Җиһаншаи, Алсу Газизова, Артур Мөбәрәкшин, Гөлчәчәк Мостафина, Айдар Төхвәтов, безнең районнан Айгөл Зарипова, Вероника Хәйруллина, Алексей Нестеров балалар өчен матур бәйрәм әзерләгән иде. Алар балаларга уен формасында, сәхнәләштерелгән тамаша ярдәмендә электр һәм электр приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр. Ирек Бәдретдин улы манекенда беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен күрсәтте. Балалар манекенда йөрәккә массаж һәм үпкәләрне ясалма җилләү алымына өйрәнде. Аннары төрле эстафеталар, капчык киеп йөгерү, туп ыргыту ярышлары башланды. Балалар челтәр компаниясеннән алынган призлар һәм уеннардан канәгать калды. Энергетиклар ел саен үткәргән әлеге акция матур гадәткә керде. Бәйрәм оештырганнары һәм яшь буын турында кайгыртулары өчен рәхмәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International