Китереп тапшырылган сертификат

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Узган атнада ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсе хезмәткәрләре ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру өчен Кама Тамагы районы Олы Кариле авылына барып кайттылар.

Матур яңа поселок мәдәният йортында, туганнары алдында, бала табучы анага ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсе мөдире И.И.Гыйлметдинов ана (гаилә) капиталын тапшырды һәм җыелганнарны күңелле вакыйгалары белән котлады, ана (гаилә) капиталын нинди максатларга һәм ничек юнәлтү мөмкинлеген кыскача әйтеп китте. Яңа туган балага Россия Пенсия Фонды Идарәсеннән уенчык тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International