2002 елга кадәр гражданнарның хезмәт стажы турында төгәллек

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Эш яки  башка эшчәнлек периодының страховка стажын барлаганда, гражданнарны дәүләт пенсия страхование системасында теркәгәнче, алар документлар белән раслана. Ул документлар эш бирүчеләр яки дәүләт (муниципаль) органнар белән бирелә.

Әлеге моментта ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия Россия Фонды Идарәсе белән индивидуаль бит хисабында 2002 елга кадәр хезмәт стажы турында мәгълүмат булмаган гражданнарын ачыклады. Аларның булмавы киләчәк пенсия размерына тәэсир итергә мөмкин.

Адреслы хатларны алган гражданнарга, хезмәт стажлары турында тулы һәм дөрес мәгълүмат тәэмин итү өчен, ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсенә паспорт, хезмәт китабы, һәрби билет һ.б. документлар белән мәрәҗәгать итергә кирәк.

 

Бөтен барлыкка килгән сораулар буенча  2-16-82 яисә 0-74 телефоннары аша мәрәҗәгать итергә мөмкин.

Идарә адресы: Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 2 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International