Землячество киңәшмәсе утырышы

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Кичә, 2014 елның 8 июльдә Кама Тамагы МР башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы җитәкчелеге астында землячество киңәшмәсе утырышы булды. Утырышта 15 кеше катнашты – землячество президиумы һәм киңәшмәсе әгъзалары.

Утырыш землячество рәисе И.Х.Гарифуллинаны туган көне белән котлаудан башланды – Зөфәр Галимулла улы аңа чәчәк бәйләмен һәм истәлекле бүләк тапшырды. Соңрак землячество рәисе отчеты тыңланылды. Мордва Каратае авылыннан чыккан В.П.Андреев туган авылында башкарган эшләр белән булганнарны таныштырып китте. Алар бер ел эчендә авылда чиркәү төзеп ачтылар. Валентин Петровичны Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга багышланган “Геройлар аллеясы” хәле борчыта. “Җиңүнең 70-еллыгына шушы аллеяны тәртипкә китерсәләр бик яхшы булыр иде...” – дип әйтеп китте ул. Зөфәр Галимулла улы бу эшне хәл итергә сүз бирде. Безнең район инде куптәннән бирле район өчен генә түгел, ә республика өчен дә җитәкчеле кадрларны әзерли дип горурланып куйды Валентин Петрович. Хәмитова Роза Ибраһим кызы үз фикерләре белән бүлеште һәм беренче урынга гомуми эшне чыгарырга кирәклеген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International