Бөтен кыенлыкларны җинеп,еллар аша мәхәббәтләрен саклый алган гаиләләр хөрмәткә генә тугел, бүләкләнүгә дә лаеклы. Безнен районда андый гаиләләр куп булса да, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә бу елның иң матур гаиләләрнең берсе- Көрәле авылыннан,Яруллиннар лаек булды.
8 июль көнне бер-береңә ихтирам, ярату һәм тугрылык саклап яшәүче гаиләләрне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Зөфәр Галимулла улы Гарәфиев бүләкләде.
Флюр Хәбибрахман улы һәм Гүзәл Әнвәр кызы бергә 40 ел гомер итәләр. Аларны котларга балалары,оныклары,туганнары һәм авылдашлары килгән. Бу тату гаилә турында бик куп җылы сүзләр әйтелде. Ә Яруллинар,үз чиратында,җылы мөнәсәбәтләрне саклау серләренә өйрәттеләр.