9 июль көнне “Волга” балаларны сәламәтләндерү лагеренда сменаны ябу тантанасы булды.

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

9 июль көнне “Волга” балаларны сәламәтләндерү лагеренда сменаны ябу тантанасы булды. Смена вакытында балалар экскурсияләрдә булдылар, СОК “Акчарлак” бассейнында рәхәтләнеп йөзделәр, саф һавада төрле уеннар уйнадылар, видеофильмнар карадылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар, тәмле тукландылар.  Кыскасы, эшлекле ял иттеләр. Сменада район буенча барысы 80 бала ял итте. Ял  программасы “Жемчужина” кораблендә җир тирәли сәяхәт рәвешендә үтте. Отрядтагы балалар экипажларга бүленгән. 1 нче экипаж – «Аврора», 2 нче экипаж – «Дружба», 3 нче экипаж – «Коралл», 4 нче экипаж – «Смешарики» һәм  5 нче  экипаж – «Алые паруса». Ә важатыйлар- боцманнар. Лагерьны ябу тантанасы мәгариф бүлеге җитәкчесе Ильшат Мәхмүт улы Гомәровның  балаларны, ата-аналарны һәм килгән кунакларны сәламләү сүзе белән башланып китте. Аннан соң, балалар катнашында концерт программасы башланып китте. Балалар үзләренең барлык осталыкларын да күрсәттеләр-җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, кызыклы вакыйгаларны күрсәттеләр. Вожатыйлар-боцманнар да читтә калмадылар. Алар балаларга үзләренең саубуллашу җырларын бүләк иттеләр. Концерт азагында  лагерь директоры Азат Каримуллин чыгыш ясады, килгән кунакларга “Лагерь Волга-2014” презентациясен күрсәттеләр. Балалар “У дружбы срока давности нет” җыры белән  концертны йомгакладылар. Аннан соң, балалар өчен дискотека башланды. Смена тыныч төгәлләнде. Балаларга “Волга”  лагеренда ял итү бик ошады, лагерьдан киткәндә үзләре белән якты истәлекләр һәм бүләкләр алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International