Сөйки авылында , Авыл көненә багышланган, “Яшә, авыл, яшә!” дип исемләнгән гадәттән тыш зур бәйрәм булды.

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Сөйки авылында , Авыл көненә багышланган, “Яшә, авыл, яшә!” дип исемләнгән гадәттән тыш зур бәйрәм булды. Бәйрәмне әзерләүдә берәү дә читтә калмады- авыл җирлеге башлыгы, депутатлардан  алып, пенсионер һәм мәктәп укучылырына кадәр бәйрәм үзәгендә катнаштылар. Бәйрәм берничә этапка бүленеп үтте: округлар җыены, зират өстен җыештыру, концерт, округлар презентациясе һәм бәйрәм күңел ачу тантанасы. 27 июнь көнне таңнан ук халык зират өстен җыештырырга агылды. Халык зират тирәли үскән өрәңге агачларын кистеләр, печән чаптылар, караучысыз булган каберләрне чистарттылар, чүп-чар түктеләр. Әлеге чарада барлык кешеләр дә актив катнашты. 28 июннең кояшлы  көнендә  күңелле музыка бөтен авылга яңгырый.  Яңа клуб бинасы килгән кунаклар белән тулы иде. Бәйрәмгә барысы да килгән: яше, карты, җирле авыл кешеләре, кайчандыр авылда киткән кешеләр һәм әлбәттә инде Сөйки авылына битараф булмаганнары да. Авыл көненә ямь өстәп хөрмәтле кунаклар- Татьяна Адаева (Лукина) һәм бала чагы Сөйки авылында үткән Дмитрий Юманов  катнашты. Бәйрәмне Сөйки авылы җирлеге башлыгы Людмила Сахарова ачып җибәрде. Ул кыскача гына авыл хәлен сурәтләде, ел буена эшләнгән эшкә отчет ясады, авылны төзекләндерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен авылдашларына чын күңеленнән рәхмәт хисләрен белдерде. Аннан, бәйрәм белән котлау өчен сүзне Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Дмитрий Юмановка бирелде.  Ә Сөйки авылының якташлар җәмгыяте председателе Василий Никитин сөйкилеләрне “Землячество” җәмгыять берләшмәсе белән таныштырды. Үзенең фикерләре белән уртаклашты. Киләчәктә авылның тарихын, мәдәнятын һәм көнкүрешен яктырткан музей ачылачагы турында әйтеп үтте. Авыл мәдәнят йортында инде беренче экспонатлар туплана башлаган. Чормаларда  яткан мичтән чуен ала торганнар, сөт чүлмәкләре, чигелгән сөлгеләр бик шатланып музейга тапшырылган. Василий Павлович  мәктәп белән берлектә үткәрелгән “Безнең авыл гербы” конкурсына нәтиҗә ясады. Эшләр арасында Полина Борисова һәм Екатерина Григорьева хезмәтләрен билгеләп үтте. Ә Катяның эшен депутатлар Советы карары нигезендә авылның гербы нигезе итеп алыначагы белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.  Авыл көнендә өлкән буын вәкилләре- хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, юбилярлар бәйрәмнең асыл бизәкләре булып тордылар. Барлык хезмәт династияләр искә алынып, аларга музыкаль бүләк җиткерелде. Мендельсон маршы астында сәхнәгә  яңа тормыш корып җибәргән 3 яшь пар күтәрелде. Гомер юлын 25,30,35 ел бергә яшәүче парларны тәбрикләделәр. Күп балалалы гаиләләрне аеруча зур җылылык белән телгә алдылар. 5 гаиләне яңа туган сабыйлары белән тәбрикләделәр. Авыл көненә туган көннәре туры килгән авылдашлары хөрмәтенә матур җыр бүләк иттеләр. Сөйкилеләр тулы тормыш белән кайнап яши: кемдер шигырь яза, музыка иҗат итә, кемдер һөнәрчелек белән шогыльләнә, ә кемдер спортсмен булып, үзенең рекордын куя. Сәлам сүзләре район һәм Республика дәрәҗәсендә үз авылын яклаучы спортчылар хөрмәтенә дә әйтелде.Бу көнне онытылганнар булмады, безнен янда күптән булмаганнарны да искә алдылар.Авылдашлар хөрмәтенә җырлар җырланды, биюләр башкарылды,шигырьләр укылды. Тирә якны җылылык һәм дуслык даирәсе чолгап алды.Хәркем бу көнне бик күп уңай хисләр кичергәндер,мөгаен.

Мәңге яшәсен безнең җырлар,безнең,ата-бабаларның,балаларның һәм оныкларның туган көннәре,шулай ук без туган,яши һәм эшли торган авылларыбыз.Яшәсен безнең кече Ватаныбыз,аның белән бергә без дә яшибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International