Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Июльнең икенче шимбәсе Россия почтасы көне билгеләп үтелә.
2014 елның 11 июле, җомга
Россия почтасы һәр кешенең социаль тормышында әһәмиятле роль уйный. Без элемтә бүлекчәләренә хат салу, пенсияләр алу, төрле категория түләүләрен башкару өчен мөрәҗәгать итәбез. Даими алышынып торучы икътисад һәм кулланучылар ихтыяҗы шартларында ул яңа хезмәтләр кертә. Әле яңа гына агымдагы елның икенче ярты елына язылу кампаниясе тәмамланды. Әйтергә кирәк, бәяләр арту сәбәпле, Кама Тамагы почтамты җитәкчесе урынбасары Айгөл Мозаффарова сүзләренә караганда, гомуми язылу район буенча 80 процентка үтәлде, ә “Идел таңнары” (“Волжские зори”) газетасына язылуга бу сан 89 процент тәшкил итә. Без газета битләрендә һәрдаим үзгәрешләрне биреп бардык. Даими укучыларыбыз игътибар иткәндер, берүк кешеләр алар. Бүген бездә кунакта нәкъ менә алар- язылу кампаниясен арттырып үтәгән почта элемтәсе бүлекчәләре җитәкчеләре. Алар үз һөнәрләренә туры килеп, елмаеп, бердәм булып килеп керделәр һәм алар белән аралашу да кызыклы булды. -Бу заманда халыкны ничек вакытлы матбугатка яздырасыз, “кодалап”мы, әллә башка сере бармы,-дип сорадым. – Халык үзе теләп языла, укытучылар беренчеләрдән булып языла. Хат ташучыларыбыз әйбәт эшләмәсә, без генә булдыра алмас идек. – Әйтергә кирәк, газета-журналларга язылу инструкторы Гүзәл Хәйретдинова да канатландырып тора. “Күпме булды, күпме калды”, кебек көн саен бирелә торган сорауларыбызны җавапсыз калдырмый. – Безгә вакытыннан алда язылу акцияләре булыша, ул вакытта 60-70 процент җыеп калабыз. – Укыган кеше укымышлы инде, укымый торганына әйтү дә файдасыз. – Бер-беребез белән ярышып, көнләшеп, шул ук вакытта тату яшибез, эшлибез. -Бер теләгебез дә бар: авыл кешеләре хакында күбрәк языгыз әле! Болар Олы Бортас почта бүлеге җитәкчесе Сәрия Хафизова (102,9%), Олы Кариледән Рәмзия Рәхмәтуллина (102,6%), Караталдан Рушания Хәсәнова (102,1%), Иске Барыштан Гүзәл Нуруллина (101,5%), Келәнчедән Рузилә Сафина (101,4%). Әлбәттә, бу исемлекне Олы Карамалдан Роза Сәфәрова, Уразлы һәм Балтачтан Талия Гыймадиева, Венера Хикмәтуллина да тулыландырырга лаеклы. Аларның иң кечкенә хезмәт стажы 10-11 ел, 30 ел эшләгәннәре хакында исә һөнәренә тугры калганнар дими, ни дисең?! Көн дәвамында тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләрен без болай да күрәбез. Почта хезмәткәрләре тырышлыгы белән һәр көн яңа газета һәм журналлар укыйбыз, күп мәгълүмат алабыз. “Һөнәри бәйрәмебез алдыннан “Россия почтасы” Кама Тамагы почтамты хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны бәйрәм белән котлыйм, катлаулы, әмма мактаулы хезмәтебездә уңышлар, гаилә бәхете, иминлек телим”,– диде җитәкче урынбасары Айгөл Мозаффарова.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Татар мәктәбенең "Татмак" командасы "Зур фестиваль" фестивалендә чыгыш ясады
Татар мәктәбенең «Татмак» командасы «зур фестиваль» фестивалендә «Әйдә шәярт!«Татарстан — Яңа Гасыр»телеканалында
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
«Россиянең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара салым инспекциясе» "Ачык ишекләр көне" акциясен үткәрә салым түләүчеләр-физик затлар өчен
«Россиянең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара салым инспекциясе» «Ачык ишекләр көне " акциясен үткәрә салым түләүчеләр-физик затлар өчен
Идарә MAX милли мессенджерында рәсми каналга язылырга чакыра »Татарстанда салымнар турында"
Идарә MAX милли мессенджерында рәсми каналга язылырга чакыра »Татарстанда салымнар турында"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз