300 яңа утыргыч мәдәният йортын бизәде

2014 елның 11 июле, җомга

 

Куйбышев Затонда үткәрелгән гражданнар җыенында Столяров исемендәге мәдәният йортының тамашалар залында искергән урындыкларны алыштыру мәсьәләсе күтәрелде.

8 июль көнне муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Гөлназ Григорьева күптән көтелгән йөкне кабул итте.

-Район җитәкчелеге Мәдәният министрлыгына урындыкларны алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Әлеге мәсьәлә игътибардан читтә калмады һәм менә шушы көннәрдә уңай хәл ителде,- ди Гөлназ Григорьева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International